Казан белән Мәскәү яшьләре таныша
 12.03.2010
Татарстан башкаласында уңышлы эшләп килүче бердәнбер татар телле Шәрык клубы Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмен оештырачак. Ул 21 март көнне шәһәр үзәгендәге Асадуллаев йортында узачак.
Программада казанлы артистлар башкаруында матур җырлар, биюләр башкарылачак. Мәскәүнең үзеннән исә Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина шәкертләре чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстаннан килгән шоумен Гамил Нур (аны еш кына «Супер-Тамада» дип атыйлар) яшьләрне милли уеннар белән таныштырачак.
Мәскәү татар мохтарияте каршында эшләп килүче «Бердәмлек» яшьләр оешмасы Римма Гомәрова исә, шул ук кичне Асадуллаев йорты яшьләре татарча КВН күрсәтеп тә тамаша ясаячакларын әйтә.
Казан кунаклары шулай ук Мәскәүдәге башка милли оешмалар, биналар, мәчетләр белән дә танышачаклар. Аларны Мәскәүдә эшләүче татар димчеләре - «башкодалар»да көтеп кала.
Нәүрүз борынгы татар җәдвәле нигезендә Яңа ел башлануын искәртә. Аны гадәттә «көньяк» татарлары Кырымда, Әстерханда, Сарытауда оештыра. Себер, Урал, Идел буе татарларында да аның үзгәргән бәйрәм версиялары «карга боткасы», «йомырка бәйрәме», «кышны озату», «язгы сабан туе» кебек сакланып калган.
Сезнең игътибарыгызга «Шәрык» клубыннан берничә фоторәсем:






Тулысынча фоторәсемнәрне монда карый аласыз.
Гамиль Нур |  |