Бүген Рамазан ае башлана
 11.08.2010
Аллаһы Тәгалә иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да ризык бар. Ләкин Ходайның ризалыгына өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәктән тыелабыз. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү – саваплы эш. Аны башта үз телебездә әйтәбез.
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр, Рамазан уразасы тотмакка илаһи ният кылдым. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: "Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри рамәданә минәл-фәҗри иләл-мәгриби халисан лилләһи Тәгалә".
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: "Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит", – дип әйтәбез. Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла: "Аллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә-әфтәртү фиг-фирли йәә гаффәрү мә. Каддәмтү үә мә әххартү".
Уразада тыелган эшләр
Файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү; мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү; авыздан үбү; авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу; нинди дә булса гөнаһ эш кылу; авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.
Уразада дөрес саналган эшләр
Сатып алыначак ризыкны татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага чәйнәп бирү; мыек һәм иреннәрне майлау; теш чистарту; сөлек салдыру, комган белән госел коену; сабын белән юыну.
Уразаны боза торган эшләр
Борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су, дару эчү; укол кадату; якынлык кылу; күзгә дару салу.
Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый. |  |