НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Татарга нинди куркыныч яный?

22.08.2010

Татарга нинди куркыныч яный дигәндә, моның төп сәбәпләрен бер тәсбихкә тезеп, болай дип аңлатырга мөмкиндер.

Беренчесе – глобальләшү. Мисаллары җитәрлек. Башкалабызның Бауман урамы, әнә, көнләп-сәгатьләп, дигәндәй, тәмам европалашып бара, анда туган телгә, милли казанышларыбызга урын юк. Бердәнбер балалар кафесы «Әкият»не зур хәрефләр белән «Сказка» дигән вывеска белән бик ансат үзгәртеп куйдылар. Кайда-кайда диген, Татарстан тормышына толерантлык сүзенең исеме дә, җисеме дә бик ансат үтеп керде, яши, чәчәк ата. Мул продукцияләре өчен рәхмәт, анысы, ләкин «Парк-Хаус», «Икеа», «Мега», «Тандем», «Патерсон» кебек алагаем супермаркетларда милли сыйфатларның тамчысын дә эзләп табу мөмкин түгел. Хәзергә безгә «Бәхетле» һәм «Катык» рестораны белән юанырга кала.

Икенчесе. «Татар» сүзе әлеге дә баягы Русия киңлекләрендә, тарих дәреслекләрендә әле дә булса тискәре образ буларак яшәп килә, чит халыклар аңына шул рәвештәрәк сеңдерелә. Русиянең хоккей чемпионаты вакытында трибунадан кайбер җанатарларның «Бей татарву!» – дип акырулары, Татарстанның «Ак барс» командасына тискәре мөнәсәбәтен бүтәнчә аңлату мөмкин түгел.

Беренче май демонстрациясенә чыккан халык агымын күрсәттеләр телевизордан, шунда «Защитим русских везде!» дигән транспарантны укып, хәйраннар калдым. «Татарны бөтен җирдә яклыйк!» дигән лозунгны күтәреп кара син, «ата милләтче» дип, резин тәпәч белән шундук башыңа кундырачаклар... Инде Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы такырбашларның көпә-көндез кеше үтереп йөрүләренә тукталасы да килми.

Өченчесе. Яңа Русия киңлегендә «бердәм совет халкы» ясау башкачарак кимәлдә дәвам итә. Паспортлардагы милли графаны, инде килеп мәктәп программаларыннан милли компонентларны кысрыклап чыгарырга тырышу – шуның ачык мисалы түгелмени? Димәк, Мәскәүләрнең, Казанга килеп, катыктан акча эзләве яисә татар телендә сөйләргә тырышулары бары күз буяу өчен генә.

Дүртенчесе. Дәүләт теле буларак, туган телебез гамәлдә тиешенчә кулланылмый. Рәсми кануннарда һәм трибуналарда йөз тапкыр язылып-әйтелеп тә бу кагыйдәнең, теләкнең үтәлгәне юк. Җәмәгать транспортында тукталышларны игълан итүләр юкка чыкты диярлек. Хәзергә без моны 19 нчы трамвай һәм 12 нче троллейбус салоннарында гына азмы-күпме ишетәбез. Ә бит күнегәсең икән: ике телдә яңгыраган белдерүләрне урыслар да бик рәхәтләнеп тыңлыйлар, кабул итәләр. Дәүләт Советы депутатлары ике теллелек турында үзләре кабул иткән законнарның үтәлешен нигә контрольдә тотмыйлар, нигә кабаттан күтәреп чыкмыйлар икән?..

Бишенчесе. Мәктәпләрдә православие дине нигезләрен укыта башлау. Татарны тавыш-тынсыз гына икенче кат «чукындыра» башлауның гаҗәеп бер үрнәге бу! Җәмәгатьчелектә бу уңайдан каршылык әлләни сизелми кебек. Альтернатив җавап итеп, татар мәктәпләрендә ислам дине тәгълиматын укыта башларга кирәктер, бәлки?..

Халкыбызның милли йөзен, үзаңын саклап калу өчен ниләр эшләп була, нинди мөмкинлекләребез бар соң?

1. Күпмилләтле Русия дәүләтчелегендә милли сәясәт булырга тиеш. Русиядә шушы көнгә кадәр милли сәясәтнең булмавы – төптән уйлап карасак, бу үзе бер милли «сәясәт» түгелме?

2. Ислам диненең милләтне саклаудагы иҗтимагый ролен көчәйтү, тирәнәйтү.

3. Балаларыбызны ясле-бакчаларда һәм мәктәпләрдә ана телендә укыту һәм мең гасырлык гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләү. (Бу хакта күпме әйтелсә-язылса да, инде оешып килгән татар мәктәпләре яңадан сүтелә бара, туган тел дәресләре кысрыклана, декорация рәвешен ала бара).

4. Туган телебезнең дәүләти статусын ныгыту җәһәтеннән өстәмә яисә ярдәмче маддәләр кабул итү һәм аларның үтәлешенә ирешү. Әйтик, ике телне дә белмәүче түрәләрне, хөкүмәт хезмәткәрләрен эшкә алу-алмау, билгеләү мәсьәләсен заманында Галимҗан Ибраһимов кискен күтәреп чыккан иде. Гади генә шушы мәсьәләнең бүгенге көнгә кадәр юньлп хәл ителгәне юк.

5. Милли матбугатның кысрыклануына, юкка чыгуына юл куймаска (яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә милли басмаларыбыз финанс ягыннан җитди кыенлыклар, хөкүмәт ярдәменә мохтаҗлык кичерә).

Кыскасы, татар халкының язмышы, киләчәге өчен ныклап уйланыр һәм гамәл кылыр чак җиткән.

Рашат НИЗАМИ


www.tatyash.ru
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1063     Прочитано: 1161 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
01.02.2012
Күпхатынлыкның төп таләбе – гаделлек
30.01.2012
Мусульманка в современном обществе: дочка, жена, мама…
29.01.2012
Бөек Ватан сугышында катнашканнарга акча өләшәләр
24.01.2012
Татарның үз коды бар, аңа урыс коды кирәкми
15.01.2012
Аяз Гыйләҗев әсәрен төрки дөньяга төрек кешесе таныта
01.01.2012
Юлдаш поздравляет вас с новым 2012 годом!!!
16.12.2011
В рунете появилась электронная энциклопедия ислама
14.12.2011
«Что? Где? Когда?» на мусульманский лад
Рекомендуем: |