НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Аяз Гыйләҗев әсәрен төрки дөньяга төрек кешесе таныта

15.01.2012

Төркиядә Евразия язучылар берлеге премияләренең быелгы ияләре игълан ителде. Алар арасында Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” романын татарчадан төрекчәгә тәрҗемә иткән Фатих Кутлу да бар.

Евразия язучылар берлеге премияләре ел дәвамында төрки әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итүдә иң зур уңышларга ирешкәннәргә тапшырыла. Быелгы бүләк алучылар – сигез.

“Төрки дөньяда ел әдәбият кешесе” премиясенә Азәрбайҗан язучылар берлеге рәисе Анар лаек дип табылды. Казах шагыйре Баурҗан Җакып Казакъстанда нәшер ителүче “Аләм Адабияты” журналында чыккан төрек әдәби әсәрләренең казахчага тәрҗемәсе өчен “Төрки телләр арасында иң яхшы шигырь тәрҗемәсе” бүләген алды.

“Төрки телләр арасында иң яхшы хикәя тәрҗемәсе” премиясе Имдат Авшарга бирелде. Ул азәрбайҗан язучысы Әлчин әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән. Тимур Дәүләтов хакас теленнән фәнни тәрҗемәләре, ә Рәмиз Аскар төрки телләрдән иң күп тәрҗемә ясаган өчен премияләр белән бүләкләнделәр.

Уфада нәшер ителүче “Агыйдел” журналы, Башкортстанда төрки әдәбияты әсәрләрен популярлаштыруы өчен елның иң яхшы әдәби журналы дип табылды. “TRT-Avaz” телеканалы милләтләр арасында мәдәни багланышларны урнаштыруга зур өлеш кертүе өчен Евразия язучылар берлегенең махсус премиясе бирелде.

Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” романын татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә итеп, Евразия язучылар берлегенең “Төрки телләр арасында иң яхшы роман тәрҗемәсе” номинациясендә җиңүче дип табылды. “Премиягә лаек булганымны Төркиядән әнием шалтыратып хәбәр итте. Үзем белмәс тә идем, – дип сөйләде Фатих әфәнде “Азатлык” хәбәрчесенә. – Әлбәттә, чиксез шатмын. Премия алудан бигрәк, Татарстан, татар исемен бөтен төрки дөньяга яңгырата алуыма куанам”.

Төрек милләтеннән булган Фатих Кутлу инде 20 елга якын Казанда яши. Тормыш иптәше – татар. Ике бала үстерәләр. Аяз Гыйләҗев белән Кутлу 2000 елда аралаша башлый. “Өч аршин җир” романын тәрҗемә итү – миңа Аяз аганың әйтеп калдырган васыяте иде”, – ди Фатих әфәнде.

Фатих Кутлуның татарчадан төрекчәгә тәрҗемә өлкәсендә беренче тәҗрибәсе – ун татар хикәясе кергән җыентык. Аннары Разил Вәлиевнең “Зәңгәр сагыш” шигырьләр китабы тәрҗемә ителде. “Өч аршин җир” романын 2005 елда тәрҗемә итә башладым. Эш бик әкрен барды, чөнки әдипнең фикерләрен төрек укучысына аңлаешлы телдә җиткерү җиңелләрдән түгел. Нәтиҗәдә тәрҗемә эшләре ике елга сузылды, һәм Төркиядә китап 2008 елда дөнья күреп сатуга чыкты”, – ди Фатих Кутлу.

Төркиядәге әдәби тәнкыйть “Bir avuç toprak” әсәрен уңай кабул итте. Кайберәүләр аны хәтта Чыңгыз Әйтмәтовның “Гасырга тиң көн” романыннан да югарырак бәяләде. Аяз Гыйләҗевның төрек теленә тәрҗемә ителгән “Өч аршин җир” китабы шулкадәр популяр булды ки, аны хәтта өч тапкыр бастырдылар.

“Хәзерге вакытта Төркиядә нәшер ителүче “Hece” журналы өчен ун татар хикәясен тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм. Әлеге журнал татар әдәбиятына махсус сан багышларга җыена. Аяз аганың “Җомга көн кич белән” романын тәрҗемә итә башлаган идем, кызганыч, эш тукталып калды”, дип сөйли Фатих Кутлу.

Тәрҗемәче белдерүенчә, ул матди ярдәм сорап Татарстан мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать иткән. Министрлык әлеге әсәрне тәрҗемә итү планда юк дигән сылтау белән мөрәҗәгатьне кире каккан. “Әлбәттә, кылган эшләрем өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр. Тик, теләсәләр, 2013 елга гына булса да – Аяз Гыйләҗевның 85-еллыгына ул эшне планга кертергә мөмкин бит”, – ди Фатих Кутлу.

Рамил Сафин


www.azatliq.org
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1160     Прочитано: 91 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
19.02.2012
26 февраля 2012 г юбилейный концерт Габделфата Сафина в Москве
17.02.2012
Без өммәткә Коръән хакыйкатьләрен җиткерүчеләр
01.02.2012
Күпхатынлыкның төп таләбе – гаделлек
30.01.2012
Мусульманка в современном обществе: дочка, жена, мама…
29.01.2012
Бөек Ватан сугышында катнашканнарга акча өләшәләр
24.01.2012
Татарның үз коды бар, аңа урыс коды кирәкми
15.01.2012
Аяз Гыйләҗев әсәрен төрки дөньяга төрек кешесе таныта
01.01.2012
Юлдаш поздравляет вас с новым 2012 годом!!!
Рекомендуем: |