НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Илфак Шиһапов: Интернетта русча язып татар телен күтәреп булмый

01.10.2014

Интернет заманы хәзер. Контакт, Фейсбук, ЖЖ, Твиттер, тагын әллә нәрсәләр бар. Кызык. Шунда керәсең дә, әллә кайларда яшәүче кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасың. Милли активистлар күп анда. Иң активлары да шулар бугай. Милләтче өянәге кузгалганда, интернетка кереп, безнең татар милләте ниләр уйлап яши, аны нәрсәләр борчый икән дип, кем тарафыннандыр «глобаль чүплек» дип аталган челтәрдә әзрәк казынырга яратам мин.

Татар теле проблемаларын күтәргән темаларны уку күңелле. Чөнки ул темаларны күтәрүчеләр, гадәттә бөтен фикерләрен кеше аңламаслык итеп һәм урысча яза. Мескенкәйләрем, безне урыслар да укысын диптер инде. Иң кызыгы, русчалатып татар теле мәсьәләләрен кайгыртучыларның күбесе урысча да юньле‑башлы белми. Ә язалар...

Менә, мәсәлән, берәрсе ике дә уйламыйча, «Повышинию статуса татарсково языка протевятся многие» дип язып куя да, татар мәктәбе бетергән, еш кына, президент сүзендә дә ике хата ясаучылар, берсеннән-берсе уздырып урысча комментарийлар язарга тотына. Рәхәт. Укып ләззәтләнәсең... Бик сирәк кенә арага берәр чын урыс та кереп чыгарга мөмкин. Ул чакта бөтенесенең дә чын күңелдән халыклар дуслыгы яклы булуы ачыклана. Аннан бүген туган телебез язмышын кайгырттык, дипме, тынычланып, әзрәк тынып торалар.

Гадәттә, андыйлардан нигә урысча язуларын сорасаң, мыгырданудан узмыйлар. «ВКонтакте» челтәрендә туган телеңне билгеләү мөмкинлеге бар. Бу юлларны язган мизгелдә, анда 358,309 кеше үзенең туган теленең татар теле булуын күрсәткән. Түгәрәкләп кенә алганда да 300 мең (!) азмыни? Менә бу халык, бер-берсенә көненә берничә тапкыр: «Привет, как дила», дип язу урынына: «Хәлләр ничек», дип яза башласа я булмаса, статусларына: «Так тижело любить» дип язасы урынга: «Яратуы җиңел түгел», дип яза башласа, телебезнең дошманнары бермә‑бер кимер иде дә бит.

Интернетның бөтен якларына кагылмыйм, мин гади кулланучы, тик шулай да, колхоз персидәтеле әйтмешли, кайбер нәрсәләргә тукталып китәргә рөхсәт итегез, иптәшләр. Менә бик күпләр шул ук интернетта да, басма матбугатта да татарча сайтларның аз булуы турында язгалыйлар. Алар чыннан да аз. Интернетын интернет та бит, ул да гәҗит кебек – укырлык нәрсәсе булганда гына кызык. «Азатлык», «Матбугат ру» һәм кайбер татарча гәҗитләрнең сайтлары бар. Кайбер чын татар сайтларын төшереп калдырган булсам – гафу итегез. Сайтлар аз – шул ук вакытта, үз сайтларын булдыру турында хыялланучылар байтак. Сайт үзенә күрә бер аралашу урыны гына түгел, интернет-матбугат та бит әле ул. Тик сайтны ясатыр өчен акча кирәк. Замана технологияләре һәм тагын кемнәрдер бу чарасызлыктан чыгу юлын да булдырган. Бүген берничә бик популяр блоглар ресурсы бар.

Әйтик, шул ук «Живой журнал» системасы (башкалары да байтак). Интернет-көндәлек кебегрәк дип исәпләнгән нәрсә инде ул үзе, тик аның мөмкинлекләре бик зур. Анда каенга терәлеп төшкән фотоларны да куеп була, видео урнаштырырга да мөмкин, башка сыймаган акыллы фикерләреңне язу турында әйткән дә юк инде. Бушка. Ач, яз татарча. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын – тик татарча гына булсын. Әгәр дә интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде – рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә. Ичмасам, шул ук «милләт өчен кайгыручылар» ачсын иде татарча сәхифәләр, бер файдалары булыр иде ичмасам татарга. Юк бит. Бүген чиста татарча блоглар саны дистәдән артмыйдыр. Монысына да кемдер гаеплеме? Һич ышанмыйм. Урыс телле блоглар бихисап, сәясәтчеләр дә, журналистлар да, артистлар да блоглар алып бара, алай гына да түгел, шул блоглар аша ил сәясәтенә шактый гына йогынты да ясыйлар. Ә безнеке юк. Нәрсәдән бу? Белмим, һәм аңлый да алмыйм. Ә урысча язган татар блоггерларын укыйсым килми минем. Алайга китсә, урысча шул ук урыслар һәм яһүдләр кызыклырак яза.

Гомумән, интернет теләсә кайсы милләт өчен зуу‑ур бүләк ул. Тик без аны кулланмыйбыз. Интернет турында әле язылыр, тик әлегә шуны әйтәсем килә, тел мәсьәләсенә килгәндә, интернетта татарның бер генә дошманы бар – ул татарча язмаучы татарлар.

Ояла шул татар үз теленнән. Интернеттан аз гына чынбарлыкка күчәм: мине Казандагы бер кибеттә күргән хәл тетрәтте. Светлана исемле марҗа хатыны сата анда. Азык-төлекне шуннан алабыз.Чибәр. Муенында хачы дә бар. Татарча бик яхшы сөйләшә.

– Кирәк дип уйладым да – өйрәндем, – ди. Кызы да татар мәктәбендә укый. Берьюлы шуңардан чиратта безнең алда ике чеп‑чи татар егете азык‑төлек ала. Светлана тегеләргә татарча дәшә – тегеләр вата-җимерә урысча. Тегесе – татарча, болар – урысча. Видеога төшерсәң, Ютубта хит булырдай күренеш. Алып чыгып киттеләр сораган нәрсәләрен. Светлана көлә. Оят бит. Мескенлекнең аръягы. Читтән килә халык – үзбәге, әзәрие, башкасы – үз телләрендә сөйләшә. Машиналарында үз музыкаларын акырталар, базарларга алар хуҗа. Син йә Бакуга, йә Ереванга, йә Ташкентка барып Рөстәм Закиров җырларын акыртып бәрәңге сата аласыңмы? Юк. Ә алар сата. Нигә? Чөнки үз телләрен, үз мәдәниятләрен, үзләрен хөрмәт итәләр. Ә без юк. Нигә хөрмәт итмибез – бүген татарлар бөтен төрки дөньяны әйдәп бара ала бит. Аптыраш. Сәбәпләре дип кузгатсаң, «460 ел инде...», – дип тотына милләтчеләр. Әлбәттә, 460 ел – сүз дә юк. Без 460 ел, кемнәрдер – азрак, кемнәрдер – күбрәк. Урыслар безнең бабайлар кул астында – 300 ел...

Илфак Шиһапов


shahrikazan.com
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1310     Прочитано: 1235 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем: Tnx.net