НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән

12.12.2014

Кемнәр кискән соң безнең мәчет манараларын? Һәм бу аларга ни өчен кирәк булган? Әмер өстән килгән, ә башкаручылары үзебезнең милләт кешеләре – татарлар, Аларның кайберләре бер шешә аракыга яки йөз сум акчага алданган, ә кайберләре түрәләргә ярарга тырышып, шулай эшләгән.

Алар хәзер ялгышларын аңлап, үкенәләрдер, дип уйлыйсызмы? Кызганычка каршы, андыйлары бик сирәк. Әмма манара кискән һәр кешегә үзе исән чакта ук фаҗига, нинди дә булса бәла-каза килгән. Коръән тотты, Аллаһы Тәгалә сукты, муллалар каргышы төште, ди халык.
Чыннан да, мин белгәннәрнең язмышы гел бер төрле: аларның барысына да бәла килгән. Дөрес, бәла, фаҗига манара кисмәгәннәргә дә килә. Әмма халык шулай уйлый, шуңа ышана. Мин мистик түгел, ә шулай да вөҗдан газабына, намусың сугуга мин инанам. Мәчет кискән хаиннар турында шәһитләр тарафыннан сөйләнгән хәбәр-мәгьлүматны бергә туплап карагач, уйларга-уйланырга мәҗбүр буласың. Мәчет манараларын кискән кешеләрнең байтагы инде күптән вафат. Үлгән кешене тәнкыйтьләү егетлек түгелдер. Әмма дәшми калу да мөмкин түгел.

Гыйбрәт өчен. Тарихыбызның һәм яхшы, һәм яман сәхифәләрен онытмас өчен. Үз йолаларыбызны, үз телебезне, үз динебезне кабат мыскыл иттермәс өчен. Үзебезне милләт буларак саклап калыр өчен кирәк бу хакта сөйләү!

1. Кама Тамагы ягындагы Бәби авылы мәчетенең манарасын укытучы Сәләхи кискән. Шушы эшеннән соң аның тора-бара кул бармаклары кәкрәеп каткан. Ул үзе: “Бу бәла миңа мәчет манарасын аударганым өчен килде”, – дип әйтә торган булган.

2. Кама Тамагы төбәгендәге Яңа Сала авылындагы мәчет манарасын кисүче Бәдретдин исемле кеше. Гомеренең соңгы көнен ул төрмәдә каршылый. Ниндидер җинаять кылганы өчен хөкем ителә. Казан төрмәсеннән качканда аны сакчылар атып үтерә.

3. Кама Тамагы, Салтык мәчетенең манарасын Мирситдыйк атлы кеше кисеп аудара. Ул манара кискәне өчен авыл советыннан акча ала, шул акчага эчеп йөри, ике көн узгач, махмырдан ашлык суктырганда молотилкада кулын өздерә.

4. Арча төбәге. Носы авылындагы мәчетнең манарасын юк итүче Габит Сибгатуллин була. Мәчет вакыйгасыннан соң чалт аяз җәй көнне, җилсез-нисез вакытта кинәт өермә чыгып, Габитның өен күтәреп алып китә. Өйне әллә ничә чакрым алып барганнан соң, өермә юкка чыга.

5. Саба ягы. Шекше авылы мәчетенең манарасын Әтәч Гаделе кисә. Гомер буе бала чырае күрми. Халык каргышына чыдый алмыйча, авылдан чыгып кача. Чит-ят җирдә вафат була.

6. Сарман ягы. Иске Минзәләбаш мәчетенең имән сайгакларын сүтеп, Минһаҗетдин атлы берәү үзенә ташый. Хатыны керәшен нәселеннән булса да, иренә әйтә: Кагылма мәчеткә”, – ди, Ләкин ул тыңламый, сайгакларны ташып бетерә. Икенче көнне Минһаҗетдинны паралич суга, авызы, күзе чалшаеп, интегеп үлә.

8. Азнакай ягы. Уразай авылы мәчетенең манарасын кискән Нигъмәтҗан исемле бәндәнең аягы корый.

9. Арча ягы. Күпербаш мәчетенең манарасын Галәү белән Кытан Гарифы икәүләп кисә. Кытан Гарифы сугыштан кайтмый. Әсирлектә ачтан интегеп үлә. Галәү авылда үлә.

10. Шушы ук районның Эштерә мәчетен Һадиев Гомәр кисә. Герман сугышына китмәскә төрле хәйләләр кыла. Барыбер алалар. Сугышта үзенә – үзе атып, кулын яралый. Хәрби трибунал аны каторгага сөрә. Ул шунда – Себердә үлә. Улы армиядә үзен-үзе атып үтерә.

11. Биектау ягы. Суыксу мәчете манарасын ике кеше аудара: аның берсе Садри атлы була. Ул кайчандыр бу мәчетне үзе төзи. Бик яхшы балта остасы була ул. Әмма Садри манараны үз кулы белән кисми, укытучы Рахманны кайсы багананы алдан кисәргә икәнен астан өйрәтеп тора. Рахман ниндидер җинаять кылып, төрмәгә утыра. Аны шунда бандитлар үтерә. Садри җан бирә алмыйча бик озак интегеп үлә.

12. Чуваш ягы. Чичкан авылының мәчет манарасын Шыгырдан кешесе Вәли Җәрәмәй кисә. Берничә елдан соң аның мәетен поезд юлында табалар.

13. Балык Бистәсе ягындагы Күгәрчен авылының таш мәчет манарасын Фатыйхов Габделхак (Фатих мулла улы) кисә. 1937 елда аны мулла малае булганы өчен кулга алалар һәм сөргенгә озаталар. Аннан ул бик каты авырып кайта, аягүрә череп үлә.

14. Шушы ук районның Чаллы мәчете манарасын Закиров Касыйм белән Гобайдуллин Сибгат (аны Сиби дип тә йөртәләр) икәүләп кисәләр. Сиби акылдан яза. Касыйм колхоз милкен урлап тотыла һәм төрмәгә эләгә.

15. Балык Бистәсенең Чураш мәчете манарасын Җаббар атлы бәндә аудара. Соңыннан үзен шул мәчет-клубка мөдир итеп куялар, Клубтан чыкканда баскычтан егылып бик каты имгәнә, сөяккә калып, корышып үлә.

16. Иске Утыз Имән авылының мәчетен Чебеш Кыямы җимерә. Авылдан Зәйнулла мулланы кудыручы да шул кеше була.

Еллар уза. Чебеш Кыямының ике кулы да корый башлый. Кылтамак чире (ашүтмәс авыруы) белән интегеп үлә.

17. Кукмара ягы. Зур Сәрдек авылының мәчет манарасы колхоз рәисе Камил Шакиров кушуы буенча кисеп аударыла. Халык каргышы алар өстенә дә бик тиз төшә.

18. Элеккеге Самар вилаятендәге (хәзерге Сембер өлкәсе) Зур Чирекләй авылының мәчет манарасын кистерүче авыл советы рәисе Мөхтәрәм Ибраев була. Аның кушуы буенча манараны Җиһанша атлы бер бәндә аудара. Ибрай Мөхтәрәменең язмышы түбәндәгечә чикләнә: бер улы үзен-үзе атып үтерә, икенчесе коедан су чыгарганда ток тотып үлә. Өченче улы хатыны белән машинада барганда күпер култыксасына бәрелеп, суга батып үлә.

19. Түбән Кама ягы. Югары Чаллы (Чаллыбаш) мәчете манарасын (1963 ел) Мөҗип Халиков, Хатыйп, авыл советы рәисе Гыйльмулла Кәлимуллин кисә. Мөҗипнең тора-бара акылы зәгыйфьләнә, анасын үтерә, аннан соң үзе асылына.

20. Зәй төбәгендәге Кадер авылы мәчетенең манарасын Исхак, Габделбәр һәм Мекетә Платуны 1934 елда кисәләр. Исхакка Ходай Тәгалә бала бирми, кысыр була. Ахырда авылдан китә. Мунчада үпкәсенә кайнар бу бәрелеп Вятские Поляны авылында вафат була. Габделбәр 1937 елда Хабаровскийга күчеп китә, хатыны Зәйтүнә түти юлда үлә. Габделбәр дүрт бала белән тол кала. Кире әйләнеп кайта. Кадер авылында яши. Зират караучы булып эшләгәндә кинәт үлеп китә. Платун гомер буе фәкыйрьлектән чыкмый. Тегермәндә эшләгәндә суны кинәт ача һәм таш каты әйләнеп, дүрткә ярыла, шуның бер кисәге Платунны бәреп үтерә.

21. Зәй төбәге. Югары Олыҗы мәчетенең манарасын мәктәп директоры Сәлмән Хәмитов кистерә, бу 1939 елның язында була, Миңнәхмәт исемле кеше белән икәү кисәләр. Соңрак Миңнәхмәт сукырая. Сәлмән сугышта аягын өздереп кайта. Гаиләсендә бик бәхетсез була.

22. Сарман ягы. Минзәләбаш мәчетенең манарасын аударырга берәүгә кушалар (Сөйләүче аның исемен хәтерләми). Бу бәндә коралларын алып, мәчет түбәсенә менә. Әлеге кеше балтасын күтәреп бер кизәнә дә, сыны катып кала. Ул коралларын түбәдә калдырып, көчкә генә түбәдән төшә һәм өенә кайтып китә. Өендә йөрәге тотып үлә.

23. Сарман төбәгендәге мәчет манараларын кистерү эшләре Касыйм Билаловка йөкләтелә. Ул үзе Югары Әхмәт авылы кешесе була. Денсез Касыйм картаймыш көнендә кул-аяксыз кала. Еллар буе череп үлә.

24. Кытайда 1932 елда була бу хәл. Шәркый Төркестанның Колҗа шәһәрендә татарлар берничә мәчет төзеп куялар. Советларның манара кистерү шаукымы монда да килеп җитә һәм җирле хөкемдарлар «Манараларны кистерергә» дигән карар чыгаралар. Бу эшкә бер уйгыр кешесе алына. Базар мәчете дип аталган мәчет түбәсенә менеп, калайларын каера башлый. Кинәт кенә уйгырның аягы таеп китә, ул түбәдән егылып төшеп, шундук үлә.

– Дин белән көрәшәбез, дип Кытай коммунистлары татар муллаларына дуңгыз көттерделәр, 1949-50 елларда муллаларыбызны сукага җигеп, җир сөрделәр. Татар ирләрен аттылар, юкка сылтау табып, җәзаладылар, – дип сөйли Ләйлә ханым Садри. Ул Колҗада үскән, хәзер Австралиядә яши.

25. Зәй төбәгенең Шыкмамай авылы мәчет манарасын ике кеше – Гыйльметдин белән Салихҗан кисеп аудара. Манара кискәннән соң Гыйльметдин исеменә “Бәла” кушаматы тагыла. Бәла Гыйльметдиннең гаиләсенә газетага язарга ярамый торган бәлаләр, күңелсезлекләр килә. Салихҗанның баласы гарип туа, гомере буе аларның маллары мантымый, үрчеми, фәкыйрьлектә яшиләр.

БАТУЛЛА


акчарлак-газета.рф
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1317     Прочитано: 2061 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем: Tnx.net