НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Имамга он-лайн сорау бир!

03.01.2015

“Хәләл гид” - Halal Guide мобиль кушымтасы имам белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирә - http://m.halalguide.me/question. Теләгән сорауга җавапны бер сәгать эчендә алырга мөмкин!
Сорауларга Мәскәү шәһәренең Тарихи мәчете имамы, Мароккодагы әл-Карауни университетының шәригать факультетын тәмамлаган Руфат хәзрәт Әхмәтҗанов җавап юллый. Хәзрәт шулай ук ислам диненең мөһим мәсәләләрен яктырткан мәкаләләр авторы буларак та билгеле.
“Без бу функцияне эшләтеп җибәргәндә мөселманнарга тулы һәм ачык, аңлаешлы мәгълумат бирү кирәклеген исәпкә алдык, - дип билгеләп үтә Halal Guide кушымтасы авторы Айрат Касыймов. – Руфат Әхмәтҗанов белем дәрәҗәсе белән дә, исламга заманча карашы белән дә безне җәлеп итте”.
Бу уникаль мөмкинлектән һәркем файдалана ала. Исламга кагылышлы теләсә-нинди сорауга җавап алу бик җиңел: аның өчен кушымтадагы махсус форманы тутырырга гына кирәк. Анда сорау бирүченең исеме, e-mail адресы күрсәтелә, һәм сорау үзе языла. Имамның җавабы күрсәтелгән почта тартмасына җибәреләчәк.
Имамга он-лайн сорау биреп, кыска вакыт эчендә кызыксындырган мәсьәләләрне ачыклау – мондый хезмәт күрсәтү бары Halal Guide (www.halalguide.me) кушымтасында гына.
Функция белән әлегә атнасына якынча биш кеше файдалана: алар арасында мөселманнар гына түгел, ислам хакында күбрәк белергә теләүчеләр дә бар. Гади сорауларга имам бер сәгать эчендә, ә катлаулырак сорауларга – бер атна дәвамында җавап юллый.
Halal Guide – мөселманар өчен “юл күрсәтүче”, аның ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында булган кызыклы урыннарны һәм вакыйгаларны белеп була.
Halal Guide кушымтасы ярдәмендә якындагы хәләл кафеның адресын гына түгел, анда ашап чыгу уртача нинди бәягә төшәсен, wi-fi интернет булу-булмавын, ризыкны өйгә яисә офиска китереп бирү, кафе һәм рестораннарда банк картасы белән түләү мөмкинлекләрен дә белеп була (әлеге функция www.halalguide.me сәхифәсе куланучылары өчен). Шулай ук ул хәләл кафе я ресторанга иң уңайлы бару юлын да күрсәтеп бирә.
Таныш булмаган шәһәрдә мәчеткә кереп намаз кылырга теләгән мөселманнар Хәләл кушымта ярдәмендә теләгән мәчетнең адресын, мәчет имамының исемен белә ала. Шулай ук кулланучыга җомга намазының башлану вакыты, намаз кылырга мөмкин булган иң якын мәчетнең адресы турында да хәбәр килеп торачак.
Halal Guide – Русиядә мобиль хәләл-гидлар арасында иң яхшысы: кушымта базасына Русия, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Украина һәм Беларусьта урнашкан 1097 шәһәрдән 2500 дән артык “нокта” тупланган. Исемлеккә көн саен яңа нокталар өстәлә.
Кушымтаны актив кулланучылар саны бүген 45 000 кешедән артып китте.
Halal Guide ка кергән оешмалар һәм урыннар исемлеге көн саен яңартыла. Кулланучыларга иң яңа һәм төгәл мәгълумат барып җитсен өчен базадагы “нокталар” тикшерелә, яңа урыннар өстәлә, кушымтаның функцияләре камилләшә һәм аның мөмкинлекләре тагын да киңәя. Мәсәлән, соңгы яңартулардан соң монда “Вакыйгалар”, “Яңалыклар”, “Чаралар” рубрикалары барлыкка килде, алар аша якын арада булачак мөселман чаралары турында белеп була. Шулай итеп, Halal Guide бүген хәләл нокталар буенча юл күрсәтүче генә түгел, мөселман дөньясындагы иң мөһим яңалыклар һәм кызыклы вакыйгалар турында сөйләүче игъланнар тактасы да.
Проект 2012 елның июнь аенда, HalalGuideRussia исеме астында башланып китте. Ләкин күп тә үтми приложениеның исемен алыштырырга туры килә, чөнки ул бүген Русия белән генә чикләнмичә, Кырым, Украина, Беларусь, Казахстан мөселманнарына да хезмәт күрсәтә.
Якын арада базага Әзербәҗан, Литвы, Эстония һәм Кытайдагы хәләл нокталар исемлеге дә кертеләчәк.
Уңайлы навигация – кушымтаның тагын бер өстенлекле ягы. Ул кулланучыга торган урыныннан үзе теләгән кибет, кафе яисә оешмага тиз арада барып җитәрлек итеп юл салырга мөмкинлек бирә. Бөтен хәләл нокталар картада күренә, яисә аларны исемлек итеп карап була. Кызыксындырган оешма турында күбрәк белү өчен аның турында мәгълумат белән танышып була: эш вакыты, эшчәнлек төре, контактлары күрсәтелгән. Halal Guide эчтәлеге көннән-кән тулылана, чөнки аны тутыруда кулланучылар да ярдәм итә. Алар “урын” яисә “вакыйга” өстәп, проектны тормышка ашыруда катнашалар.
Halal Guide кушымтасын AppStore дан алып була - https://itunes.apple.com/us/app/halal-guide/id533022452?l=ru&ls=1&mt=8. Android өчен версиясе эшкәртелә, якын арада PlayMarket ка да куелачак. Android һәм Windows Phone куланучылары өчен сайтның тулаем версиясе эшли www.m.halalguide.me.
Әйтергә кирәк, кушымтаны урнаштыру – түләүсез.
Ихтирам белән, HalalGuide.me,
halalguiderussia@gmail.com

 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1318     Прочитано: 1225 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем:

Error. Page cannot be displayed. Please contact your service provider for more details. (32)

|