НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..

29.03.2015

Апрель – Тукай ае, дияргә яратабыз. Һәрхәлдә, бу айда мәдәни даирә нык кына җанланып ала: бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган байтак чаралар үткәрелә. Әмма ул чараларда Тукайдан бигрәк, күбрәк быел премияне кемнәр алыр дигән сорау-бәхәсләр куертыла кебек. Әлеге сөаль мөнбәргә үк менеп җитмәсә дә, халык арасында йөри, борчый, пошаманга сала. Редакциягә килгән хатлар да шуны дәлилли. “Болай гына, хәл белешеп чыгарга гына” кергән әдипләр дә шушы мәсьәләне күтәрә.

Ни өчен премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар шулкадәр кызыксыну уята соң? Хикмәт күпсенүдәме, әллә инде пре­миягә бәйле рәвештә олуг әдип­нең исемен ваклыйбыз дип куркудамы? Әлбәттә, күңел икен­чесе­нең күбрәк булуын тели. Миңа калса, халыкның Тукай исемен ваклаудан саклыйсы килә. Чөнки “Тукай” һәм “татар” сүз­ләре күптән синонимга әйләнде. Әмма беренчесе дә юк түгел.
Шулаен шулай, әмма Тукайны 365 көн сөйләп торып булмый, дияр кайберәүләр. Безнең башка әдипләребез дә бар дип өстәү­челәр дә табылыр. Шөкер, халык талантларга бай безнең. Әмма аның берсе генә дә икенчесен һич тә тоныкландыра алмый. Телебез “Туган тел”не көй­ләп ачыла, “Кызыклы шәкерт”, “Эш бет­кәч уйнарга ярый” шигырьләре белән үсәбез, аның әсәрләре тәэсирендә формалашабыз икән, Тукай исемен төрләндерергә хакыбыз юк безнең. Ә премияне бүлеш­кәндә киресе килеп чыга.

Әлмәтлеләр инде ничәнче ел рәттән шагыйрә Клара Булатованы тәкъдим итә. Быел кандидатлар исемлегенә керерме ул, юкмы – әлегә билгесез. Клара апа: “Утраудагы утарда яшәү сәбәпле, бу уңайдан бернинди ачыклык кертә алмыйм, әмма җилнең кайсы яктан искәнен чамалыйм”,– дип җавап бирә. Димәк, 80 яшен тутырган шагыйрәнең Тукай бүләген алуга өмете юк. Хәер, Клара апа өметсезлеккә бирелә, кул кушырып утыра торган зат түгел. Көрәш гомерне озайта, мин әле көрәшеп карармын, ди ул. Әмма: “Гомер буе турысын әйттем, турысын яздым, түрә­ләргә ярый белмәдем. Холкым җайсыз минем. Хәзер инде үзгәрергә соң. Сорасалар, Тукай премиясен алмый китсәм, ничек мине җир күтәрер, дип әйтәм. Берсе, сезне күтәрер, ә менә тегендә утыручыларны күтә­рерме, дип җавап бирде. Үз гомеремдә 50 китабым чыкты, соңгы елда гына да ике китабым дөнья күрде. Бу юлы мине кире кагарга нинди сылтау табарлар икән инде?..” – дип өстәп куя.

Тукай премиясе комиссиясе әгъзаларына авырга туры киләдер, мөгаен. Бу бүләкне мәдәният өлкәсендә лаеклы дип табылган әдипләргә, композиторларга, рәссамнарга, архитекторларга, кыскасы, берәгәйле эше белән танылган сәнгать әһелләренә бүлеп бирәсе бар бит. Ә гавам, Тукай бүләге әдипләргә булырга тиеш, рәссам­нарның – үз, композиторларның үз премияләре бар, дип саный. Язучы Фәүзия Бәйрәмова да шул фикерне куәтли:

– Минем шәхси фикеремчә, Тукай бүләге, иң беренче чиратта, язучыларга бирелергә тиеш. Исеме дә бит әдип исеме белән бәйләнгән. Һәм әдәбиятта, тарихта, милләт тормышында вакыйга булырлык әсәргә би­релергә тиеш. Ул элек шулай иде. 15-20 ел элек милләт тормышында күренеп торган, зур хезмәт башкарган шәхесләргә бирелде. Әйтик, безнең заманнарда ул Мөхәммәт Мәһдиевкә, Аяз Гыйләҗевка, Фәнис Яруллинга, Нурихан Фәттахка... Әле ул шәхесләрнең кандидатуралары да күпме бәхәс уятты, икенче елларга чигерелде. Алар үпкә­ләп тә йөрделәр. Кыскасы, шушындый җиз иләктән үткәргән­нән соң гына шушы бүләккә лаек булдылар. Соңгы вакытта әллә нәрсә китте. Көтүе-көтүе белән, пач­касы-пачкасы белән төрле оешмалар, белгәне-белмәгәне, яз­ганы-язмаганы – бөтенесе тәкъдим итә. Алалар... Язучылар, гомумән, күмелеп калды. Анда артистлар дисеңме, читекчеләр, мендәр чигүчеләр, җырчылар – бөтенесе тәкъдим ителә тора, лаек була тора. Татар исемен файдаланып сәүдә ясаган урысы да ала башлады, башкасы да... Тукай исеме дә, әдәби бүләк дигән тө­шенчә дә күмелеп калды. Бу ыгы-зыгыдан арынырга, Тукай дә­рәҗәсен төшерүдән тукталырга кирәк. Язучылар, галимнәр утырып сөйләшер чак җитте. Шәхсән үзем әдәби тән­кыйть­че­ләргә бирелүгә каршы түгел, гәрчә алар өчен аерым дәүләт бүләге булса да. Рәс­самнарның да, башка өлкә әһелләренең дә үз бүләкләре бар. Башка милләт вәкилләре өчен дә премияләр юк түгел. Мәскәүдә бирелә торган мин белгәне генә дә ике дистәгә якын.

Тукай премиясе дәрәҗәләр бәйгесенә әйләнде, дип әйткән иде бер шагыйрь. Аның сүзлә­рендә дә хаклык юк түгел. Хикмәт – Язучылар берлеген җитәкләргә алынган шәхес кандидатурасын Тукай премиясенә тәкъдим итүдән тыймауда, ди Фәүзия Бәйрәмова. Аның фикеренчә, рәис үз кандидатурасы өчен түгел, башка кандидатлар өчен көрәшергә тиеш. Андый рәисләр бармы соң? Клара Булатова минем гомеремдә ике кеше булды бугай ди. Фәүзия Бәйрәмова берне генә хәтерли, ул да булса – Фоат Галимуллин. Фоат абый, ни әйтсәң дә, зыялы кеше, ул алай эшләргә кыенсынгандыр, ди ул. Ә бит заманында язучылар корылтаенда, рәис булган кеше премиягә дәгъва итмәскә сүз бирсен, дигән тәкъдим белән чыккан ул. Әмма бу тәкъдим һавада эленеп калган. Кабул ителсә, ел саен бу кадәр бәхәс тумаган да булыр иде дә бит. Тукай иҗаты үзенә ничек тартып торса, премиясе дә шулкадәр ымсындыргыч, исерткеч көчкә ия шул.

Әлеге язманы әзерләгән вакытка кандидатлар исемлеге билгеле түгел иде әле. Берничә тапкыр утырыш булса да, комиссия бертөрле фикергә килә алмаган дигән мәгълүмат та килеп иреште. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советының комитет рәи­се, комиссия әгъзасы, шагыйрь Разил Вәлиев әлегә кабул ителгән эшләр техник яктан гына тикшерелде, әсәрләр уңаеннан фикер алышу булмады дип ачык­лык кертте. Исемлекне чуарлаганчы, лаеклы әсәр туганчы премияне бирүне хәтта вакытлыча туктатырга тәкъдим итүчеләр дә юк түгел. Тукай үзе моңа нинди бәя бирер иде икән...

Гөлинә Гыймадова


vatantat.ru
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1320     Прочитано: 1871 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем: Tnx.net