НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Сәерләр... (MP3)

13.02.2005

Татар эстрадасы ярлы, җыр темалары бертөрле дип зарланырга яратабыз. Шулай да бар бит ул революционерлар. Сирәк кенә булса да бар. Шушы арада гына Илсөя Бәдретдинованың "Ялгыш язмыш" дигән альбомы дөнья күрде. Таныш исемме? Әйе, "Татарстан яшьләре"нең актив хәбәрчесе ул. Җыентыкка кергән җырларның күбесен Илфак Шиһапов язган. Әллә аны да беләсез? Илфакның газета битләрендә һәр нәрсәгә астан, өстән, яннан, арттан каравы җырга да күчкән. Һәр күренешкә аның үз оригиналь карашы бар. Ә нигә әле башкалар кебек уйларга? Ә нигә әле башкалар кебек җырларга? Илфакның җырлары акка кара белән түгел, карага ак белән язылган. Стиле "Машина времени", "Воскресенье", "Агата Кристи"ларга тартым. Болар русча рок вәкилләре булса, Илсөя Бәдретдинова - татарча рок вәкиле була инде.
Дөрес, популярлык буенча рок-музыка гомер-гомергә попсадан калышып килде. Әмма популяр булу ул сыйфат күрсәткече түгел бит. Гел генә ипи ашап булмый, башка азык та татып карыйсы килә. Моны Илфак та, Илсөя дә яхшы аңлый һәм үз тыңлаучыларын табуга ышаналар. Беркөнне җырларын тыңларга Зәйнәп тә диск сорап торган. Башка җырлар туйдырды ди имеш. Илсөянең җырларын "Яңа гасыр" директоры Илшат Әминов та үз иткән, ярдәм итәргә дз әзер. Ни дисәң дә, "Машина времени" буыны бит. Җырчы өчен телевидениегә чыгу бик зур нәрсә санала шул. Эшләр шулай уңышлы барса, бу проект әлегечә татар җыр сәнгатенә битараф булган күп кешенең күңелен җәлеп итәчәк. Ә консерваторлар өчен бу проект, бәлки сәер булып калыр. Сәер проект, сәер җырлар, сәер кеше...
Данил СӘФӘРОВ


Илсөя Бәдретдинова башкаруында җырлар тыңлап карыйсыгыз киләме? Менә бу сылтама буенча "Љметсез юл" җырын компьютерыгызга күчереп алыгыз.

Размер файла 5.34 МБайт. Для скачивания нажмите правой кнопочкой мыши на эту ссылку и выберите пункт меню Сохранить объект как... (Save object as...)

Скачать песню в исполнении Ильсии Бадретдиновой можно по этой ссылке.

 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news651     Прочитано: 6086 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем: |