НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Җәмилә: Казанны сагынсам: "аська", "мессаж", чатлар, форумнар коткара

16.04.2005

Җырчы гына түгел ул, композитор, автор-башкаручы, шагыйрә, актриса, өч ул анасы һәм ир хатыны Җәмилә искитәрлек оптимист, күңеле көр кеше булып чыкты. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" - балачакта әбисе өйрәтеп калдырган девизы шул аның. Тырышлык, онытылып эшләүне ул бүген депрессия чоңгылына төшкән яки күңел төшенкелеген кичерүчеләргә дару итеп тәкъдим итә. Хезмәт шул ук вакытта рухны гына ныгытмый, чишелмәс кебек тоелучы проблемалардан читләштереп кенә калмый, нинди дә булса җимешен дә бирәчәк.

Бәхетең бармы, Җәмилә?
- Җәмилә синең тормышың түгәрәк дип әйтеп буламы? Бәхетең бармы?
- Әйе, мин бәхетле. Минем әкияттәге кебек өч баһадир улым үсеп килә. Яраткан ирем бар. Аралашыр дусларым бар. Яраткан эшләрем, иҗатым бар. Бар, бар.

Илһам кайдан туа?
Салкын Скандинавияда да кайнар татар кызы булып калган Җәмилә
Салкын Скандинавияда да кайнар татар кызы булып калган Җәмилә

- Син замана чире - депрессиядан, стресстан, әйтик сагынудан ничек котыласың?
- Миңа бу сорауны еш бирәләр. Менә аның дәвасы: хезмәт, һәм тагын хезмәт. Ярдәм итә. иң мөһиме депресияга китерүче сәбәпләрне онытып тору. Гел уйлап тору хәләтне начарайта гына. Әйтик, стрессны спорт белән шөгыльләнү җиңә ала. Гомумән алганда стрессны булдырмау турында уйларга кирәк. Псхикаңны, хисләреңне ныгытырга, бирешмәскә өйрәнергә. Миндә депрессия күп булмый. Булса, мин аны тиз хәл итәм. Тик депрессия белән стрессларны бутарга ярамый. Депрессия ул кешене тулысынча баса: аның бернәрсә дә эшлисе килми башлый, ул өметен югалта, максаты күренми башлый. Ә шигырь, көй язу, һәр иҗат илһам килгәндә генә туа. Илһам исә кайчакны бик көчле була, кайчакны азрак көчле була. Ә менә авыр шартларда кешедә психологик киеренкелек барлыкка килсә, ул үзе үк илһам тудырырга мөмкин, тик ул миндә депрессия тудыра алмый. Кыскасы депрессиядан качу өчен хәрәкәтләнергә, үзеңне кызганмаска, почмак читендә утырмаска, еламаска кирәк.
Стресс кешегә үз-үзен аңларга ярдәм итә: аның үзенә үзеннән башка беркем дә ярдәм итә алмый! Мин канатларын салындырып, зарланып утыручыларны яратмыйм. Әйтерсең, тормыш туктаган? Еш кына күңелне сагыш биләп ала. Мин монда яшәүче Казаннан килгән киленнәрне үземә җыямда, онытыла. Очраша алмасак, аралашып күңел бушатыр өчен телефон бар бит. Кирәксә, Таллинга да, Казанның үзенә дә шалтыратам. Алманияда яшәүче дустым, Чаллы кызына шалтыратам. Яисә күп очракта Салават Фәтхетдиновның альбомыннан жырлар тыңлыйм, Казандагы дусларым белән интернет аша гәплашеп алам: "аська"лар, "мессаж"лар, чатлар, форумнар, е-мейллар барысы да сагышны тиз ала. Уза да китә, әйтерсең, Татарстанда булып кайтам.
Без Казанның 1000 еллыгын дулкынлану белән каршылыйбыз. Тик күпләр кайта алмаячак, шулай итеп, читтән генә, аралашып башкала белән бергә булырлар инде. Бу бәйрәм бер шәһәр бәйрәме генә түгел, ул бар галәм бәйрәме.

Алла кемгә ярдәм итә?
- Җәмилә, бәхетле булыр өчен уңышка ирешергә дә кирәк кебек. Монда Ходай биргән сыйфатлар мөһимрәкме, әллә бәхетнең юл каршына чыгып утыруы мөһимме?
- Икесе дә булырга тиеш, шул вакытта супер була. Ходай биргән талант, аннан битәр тырышлык булмаса, кулыңа кергән бәхетне дә куллана алмыйсың.
- Бәхет рецептыңда төп нигез нәрсә ул?
- Оптимист булырга кирәк!!!
- Ә уңышка ирешү өчен юлыңа бәхет ачкычын чыгаручы рецептың нинди?
- Алла кулында.
- Сиңа Алла еш ярдәм итәме?
- Ул мине тырышлыгымны күрә, ятим булуым өчен кызгана кебек. Миңа әбиемнең рухы да ярдәм итә. Менә күрәсеңме? Моны мине тәрбияләгән әбием биреп калдырды. Бу йөзектә "Ихлас" сүрәсе язылган. Мәскәүдәге җырчы Азиза моны үзенә сорап аптыратты. Тик мондыйны минем күргәнем юк әле.

Гонорарлар хуҗабикәгә нигә кирәк?
- Җәмилә татар эстрадасындагы проектларың билгеле. Тик син Азиза кебекләр белән дә аралаша башладың. Сиңа "Отпетые мошенники", "Белый Медведь", "Дюна" кебек урыс төркемнәре өчен дә җыр язу ни бирә?
- Миңа һәр яңа кеше белән танышу кызык бит. Димәк, урыс эстрадасындагы кешеләр дә миңа кызыклы. Шуның өстенә алар арасында татарлар да бар бит. Алар белән эшләсәң, гонорарны да яхшы түлиләр. Яраткан хезмәт файда да китерсә, әйбәт инде ул
- Менә илһамнан күчеп инде акча турында да сөйләшә башладык. Син эшлекле ханым, әйтик эшмәкәр булырга теләр идеңме?
- Юк, эшмәкәр хатыннар гомумән бик кырыс кешеләр. Мин андый булырга теләмим.
- Синең ирең билгеле эшмәкәр. Тик син барыбер эшлисең, җитмимени?
- Миңа хезмәтем гадәти хуҗабикә генә булудан котылырга ярдәм итә. Әлбәттә, беренче бәхет гаиләдә, тик холкым шундый бит инде, тик утырасы килми. Ә акча эшләү үзмаксат түгел, иҗат, һәм гомумән тик ятмау - менә шул максат. Һәм шул вакытта эштән энергетикасын да аласың, әле җитмәсә бераз файдасы да килә. Минем дә үземне иремнән бераз гына булса ирекле, матди яктан бәйсез итеп хис итәсем килә, әлбәттә.

Татар хатыны ниләр күрми, ниләр күрсәтми?
- Син чыкырдап торган татар кызы, элеккеге СССРдан, көнчыгыштан. Ә көнбатыш хатын-кызларында сездә булмаган нинди сыйфатлар юк?
- Аларда хатын-кызлылык, мөлаемлек юк.
- Татар хатын-кызының бәхете башкалардан ни белән аерыла ала?
- Без гаиләгә якынрак торабыз. Чит ил хатыннары бала үстерү вазыйфасын үз җилкәләреннән төшереп, аны балалар бакчасындагы тәрбиячеләр җилкәсенә салалар. Нарасыйларын аз күрәләр, гел эштә алар. Татар хатыны ире көен дә көйли белә: аны ашата, чисталык саклый. Безне бит балачактан ук аш пешерергә, бала тәрбияләргә өйрәтәләр.
- Татар хатыны ни белән бәхетсезрәк?
- Аның иреге азрак. Алар ирләренә бәйләнгән, бәйсезлек аз. Ә чит илләрдә ир белән хатын бер яссылыкта. Хатыннар акчаны күберәк тә эшли әле.

Татарның нинди баласы?
Җәмиләнең, инде эшли алмас эше күренми кебек. Сәхнәдә ут уйнатучы да, һәр җырыннан спектакль ясаучы да ул. Аның беренче CD-альбомынадгы дәртле бию көйләре, сагышлы җырлары үз тыңлаучысын тиз тапты. Радиолардагы хитлар шуны сөйли. Моны раслап "Мәхәббәт ятьмәләре" кебек җырын ел дәвамында музыкаль киосклар яңгыратты. Бертөрлелектән арган тыңлаучы аның тавышында, образында яңалыкны тиз тойды. "Татар җыры - 2005" фестиваленда алтын барсын алды. Ул башка ураллы татар-башкорт кызлары кебек үк сәхнәдә өздереп җырлаучы, тыпырдаучы. Белмичә күзәтсәң, эчендә ике каршылык та кайный кебек: сәхнәдәге дәртле җырчы һәм өендәге күндәм хатын, әни. Үзен: "Мин татарның бер сәяр баласы гына" дип атый.

Кая югалган идең, син?
Җәмиләне 1990 елдан хәтерлим. Ул театр училищесында укый иде. Шул вакытта студентлар концертында татарча барысыннан да матур һәм дәртле, заманча итеп җырлап шаккатырган иде. Аннары ул күз алдынна югалды. Ул - әшнәсез бала Казанга сыймады кебек. Җәмилә гәрчә үҗәтләнеп Казандагы тулай торактан чыгарылып хастаханәдә дә яшәгән. Шул арада авангардист режиссер Дамир Сираҗи белән эшләп алган, "Сорнай"да думбра чирткән, Равил Харисовта җырлаган, концертлар алып барган. Аннары "Дустар" ансамблендә Рамил Миндияр-Камал белән хезмәттәшлек иткән. Аннары ул Эстониягә музыкаль белем алырга киткән.
СССР таркалгач уку туктаган. Эш эзләп Финляндиягә юл алган, караокеда һәм хорда җырлап көн күргән. Шул арада Казанга паспортын алыштырырга кайткан һәм гадәттәгечә Камал театрына кереп чыккан. Шунда Финляндиядан килгән татар егетләрен очраткан. Финча белүе белән аларны гаҗәпләндергән. Шул вакыт күреп калган Ирхан Низаметдин аны Хельсинкига килгәч эзләп тапкан. Әмма сүз гаилә турында түгел, кабаттан да иҗат турында.

Татарча мюзиклны кем эшләр?
Җәмиләнең татар сәхнәсендәге юлын да киңәйтә баруы ачык күренә. Казанда, Мәскәүдә, Питерда узган концертларында ул һәр җырдан кечкенә булса да, җитди бер музыкаль спектакль ясап күрсәтте. Татарча мюзиклны да замана белән дә бергә атлаучы, үткәнне дә яхшы белүче Җәмилә оештыра алыр, анда баш рольне дә уйный алыр иде кебек.
"Алыныр идем бик теләп, һәм бик телим дә. Сценарийның скелеты бар инде. Вакыт кына җитми, һәм акча. Тик акчаны эшләп була аны, баш белән уйларга гына кирәк", - ди. Мюзиклны ул ясар кебек тоела.
Amil NUR


www.intertat.ru/index.php?cat=t&id=63105
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news687     Прочитано: 4331 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ – 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки
Рекомендуем: tnx.net |