НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Бүген Казанда “Күңел” татар дискотекасы

03.01.2008

Мондый дискәтүкнең Казанда күптән булганы юк иде. Мактап әйтүем түгел. Кеше дә йөздән артык түгел иде бугай. Әмма ниндидер рәхәтлек бөркелеп торды!
Миңа 5 минутка иртәрәк килергә туры килде! Килеп керсәм, Зөлфәт борчуга төшкән: "Өстән чыгармы инде, унлап кыз килде", - ди. Килешенгәнчә, беренче килгән 50 кызга керү бушлай иде... Сәгать уннарга кеше җайлап тартыла башлады...
Килеп кергәч тә, "Кыш бабай" булып киенгән ТӨПЧЕК, үзенең оныгы "кар кызы" белән каршы алды. Алар, кергән бер кешегә гыйнвар аена флаерлар өләштеләр! Кар кызы, телефоннарын язып барды!
"Борын белән Батут" үзләренең яңа миниатюралары белән "Күңел"не тагын да күтәрделәр. Шампунь белән Имиль Айзатулланың аэро-хоккей уйнаганнарын карап тору да шактый күңелле күренеш булды. Ә инде озын сыйраклы матур итеп киенеп килгән кызларны күрү бөтен егетләрнең күңелен тетрәндергәндер. Татар танцполының иң күңелле диджее Лилу бу юлы ак киемнән иде, күрәсең ул да бу вакыйгага бик җитди карый. Аның каравы кайберәүләр, Лилуга артыннан калышмаска теләп оранжевый күлмәктән булдылар. Һәрхәлдә бер-ике шундый бәндә күзгә чалынды!
Күңелле булдымы дисезме? Ник күңелле булмаска?! "Булмас"ка да күңелле булды!.. Буталып беттем...
Дискәтүк һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәреләчәк. Алла бирса, киләсе дискәтүк 3 гыйнварда була! Бу юлы Исхак-хан, DJ Золфэт Зиннуров, DJ Шәкерт, DJ Lilu һ.б. була. Җитмәсә, барлык пеләшләрнә бушка кертәләр! Алай-болай дискәтүктә пеләш кешене күрсәгез, белеп торыгыз - ул бушка кергән :) !

Билет бәясе 150 сум, флаер белэн 100 сум.
"Оут-хол" төнге клубы, Сафар-отель.
Яшьләр узәге тукталышы.
Башлана: 21:00

Телефон: 8-9503-213-213
ICQ#: 378-453-341


bulmas.ru
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news858     Прочитано: 610 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
05.05.2008
Сабантуй в Астрахани состоится 18 мая
20.04.2008
Мин татарча сөйләшәм!, Я говорю по-татарски! - 26 апрель, Казан, Бауман урамы
15.04.2008
«Звезды Татнета» стартовали в шестой раз
31.03.2008
Отдайте свой голос за мечеть Кул Шариф!
26.03.2008
ИЛЬНАР САЙФИЕВ
20.03.2008
Сабантуй во Франции – такого еще не было!
10.03.2008
У татар теперь есть свой ICQ бот
07.03.2008
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Рекомендуем: Комбинат ЖБИ 4 создает блоки ФБС со склада | характеристики декоративный кирпич, | Нужен ручной инструмент ? Это здесь. | Узнайте больше про погрузчики и асфальтоукладчики. |