Мәдрәсәләребез тарихыннан
 24.01.2008
МӘДРӘСӘ (гар. - мәктәп, училище) — мөселманнарның мәчет эчендәге бер бүлмәдә яки мәчет янындагы бинада урнашкан уку йорты. Башта мәчеттә аерым фәкыйһлар өчен аудиторияләр, ягъни дәресханәләр булдырылган, акрынлап алар зур мәчетләр каршындагы мәктәпләргә, дәрес укыту биналарына әверелгәннәр. Нигездә дин һәм фикъһе өйрәтелә торган һәм мәдрәсә дип аталган әлеге уку йортлары Х гасырда хәлифәлекнең көнчыгыш өлешендә — Урта Азиядә һәм Хорасанда барлыкка килә. Аларда мөселман культы хезмәткәрләре — мәчетләр өчен имамнар, казыйлар (шәригать буенча хөкем итүчеләр), шундый ук уку йортлары өчен мөдәррисләр, хәлфәләр һәм дәүләт аппараты өчен хезмәткәрләр әзерләнгән. Гадәттә, мәдрәсә программасына Коръәнне үзләштерү һәм ятлау, аның тәфсирен, хәдисләрне, шәригатьне һәм гарәп телен (грамматикасы һәм риторикасын) өйрәнү кертелгән. Мөселман илләрендә капиталистик мөнәсәбәтләр үсү белән урта гасырчылык тибындагы мәдрәсәләр үз әһәмиятләрен югалта барганнар.
Соңгы вакытта мәдрәсәләрдә бирелгән белемне гимназиядәге белем дәрәҗәсенә тиңлиләр. Кайбер мәдрәсәләрдә ул югарырак та булган. Мәсәлән, булачак атаклы язучыларыбыз, әдип һәм галимнәребез Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә төпле белем алган. Арча якларында Кышкар, әгерҗе якларында Иж-Буби мәдрәсәсе дә үзенең прогрессив эшчәнлеге белән танылган. ХХ гасыр башында Уфада «Галия», «Хәсәния», Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәләре мәгърифәтебез тарихына лаеклы өлеш керткән. Без сезгә әлегә уку йортлары хакында тулырак сөйләрбез. Беренче язмада «Галия» мәдрәсәсе турында укыгыз.
«Галия» мәдрәсәсе татар халкының XIX йөз ахырында ХХ йөз башында барлыкка килгән днлыклы җәдид мәдрәсәләренең берсе булып, мәгариф өлкәсендә тирән эз калдырган белем учагы. Мәдрәсә үзенең алыштыргысыз, тынгысыз мөдәррисе Зыя (Пәрвәзетдин) Кәмали (1873-1942) һәм башка милли могтәбәрлребезнең тырышлыгы белән Уфада 1906 елның октябрь аенда эшли башлый. 1907 елның ахырында Садри Нәзиров, Суфия бикә җантурина кебек байлар тарафыннан иганә ителгән акчага мәдрәсә өчен таштан өч катлы яңа бина салына. Аның беренче катында шәкертләрнең тулай торагы, ашханәсе, икенче-өченче катларында укытучылар бүлмәсе, уку бүлмәләре, китапханә урнашкан була.
Мәдрәсәдә 6 ел белем алганнар. Шуның өч ел хәзерлек курсы булып, калган өч елы төп курсны тәшкил иткән. Анда рөшдия мәктәбен тәмамлаган, керү имтиханнарын уңышлы тапшыручыларны кабул иткәннәр. Яшьнең әллә ни әһәмияте булмаган, шуңа күрә бер үк сыйныфта унбиш яшьлек үсмерләр белән башларына чал кергән агайлар да укып йөргән. Мәдрәсә тәмамлап килгән шәкертләр исә өч кенә ел укыганнар, яисә бер ел чамасы Зыя Кәмалиның шәрык фәлсәфәсе буенча укыган лекцияләрен тыңлап киткәннәр. Бу үзенә күрә белем дәрәҗәсен күтәрү курслары кебек булган.
Мәдрәсәнең укыту программасын тәшкил иткән фәннәрне санап китүе дә бу уку йортының дәрәҗәсен билгели: «Тәфсир (Коръән-Кәримгә аңлатма); хәдис (Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре); осуле хәдис (хәдисләрне өйрәнү ысуллары); Сирател нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле); фикъһе (мөселман хокукы — юриспруденция); фәраиз (варислар арасында мал бүлешү кагыйдәләре); гарәп теле (сарыф, нәхү — синтаксис, грамматика); бәлягать — матур сөйләү, әдәбият, татар теле (сарыф-морфология, нәхү, грамматика, бәлягать, сүз теориясе, әдәбият); рус теле; тарих — гомуми (борынгы, урта, яңа); җырлар; төрки-татар тарихы (һуннар, монголлар, угро-фин, Идел татарлары һәм башка халыкларның тарихлары); җәгърафия (табигый һәм сәяси җәгърафия); арифметика (дүрт гамәл мәсьәләләре, кәсерләр — вакланмалар, тәнасеб — пропорция, гади фаизлар — гади процентлар, кәсер әгашири — унарлы вакланма); алгебра; һәндәсә — геометрия (планометрия, стереометрия, тригонометрия); гыйльме рух — психология; тәгълим вә тәрбия, (педагогика, дидактика, методика); гыйльме кимья — химия (органик һәм органик булмаган химиянең урта курсы); физика; физиология — гыйльме вазаифел әгъза, физкультура.
Мәдрәсә тарихында егермеләп мөдәррис укытканлыгы мәгълүм. Алар арасында мәдрәсә җитәкчесе, атаклы Ислам фәлсәфәсе белгече Зыя Кәмали, Хиҗазда белем алган гарәп теле мөгаллиме Тәкый Бәдигый һәм Гарәбстаннан белем алып кайткан Сәетшәрәф җиһаншин (ул мәдрәсәдә гарәп теле һәм хәдисне укыткан, шулар буенча дәреслекләр язып бастырган) кебек милләтебезнең күренекле шәхесләре бар. Габдулла Шөнаси-Ибраһимов шәкертләргә физика, химия, педагогия, методика укыткан, дәреслекләр төзеп бастырган, Истанбул пединститутының медицина һәм география факультетын уңышлы тәмамлап, 1912 елда география, биология, тарих фәннәрен укыта башлаган Хәбиб Зәйни эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Бу шәхес мәдрәсә тарихында беренче булып физкультура дәресләрен дә биргән. Закир Кадыйри исә Мисырда белем ала һәм гарәп әдәбияты буенча доктор дәрәҗәсенә лаек була. Рәсәйгә кайткач, ул башта «Хөсәения», аннары «Галия» мәдрәсәләрендә мөдәррислек итә.
1906-1919еллар арасында мәдрәсә якынча 1400 шәкерткә белем биргән. «Галия»нең унъеллык юбилее уңае белән Зыя Кәмалиның нотыгында мондый мәгълүматлар китерелә: «Ун ел эчендә мәдрәсәдә барлыгы 950 шәкерт укыган, шәкертләр Русиянең һәр тарафыннан Казахстан, Төркстан, Кырым вә Кавказдан килгәннәр. Ун ел эчендә «Галия»дә укыган шәкертләрнең 224е чит кабиләләрдән булып, калганнары татарлар ... Алар 28 губернада хезмәт итәләр ... «Галия» шәкертләре барлыгы 230 мәктәп вә мәдрәсәдә дәрес әйтәләр ... «Галия» шәкертләрендән барлыгы 17 мең татар баласы укый ...». («Тормыш», 1916, 30 декабрь).
«Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр арасыннан атаклы шагыйрьләр, әдипләр чыккан. Татарлардан Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәйхзада Бабич, Хәсән Туфан, Сәйди Кудаш, Вәсим Солтанов, Ибраһим Башмаков;үзбәк язучысы Мирмөхсин Шермөхәммәдев, казахлардан — шагыйрь һәм язучы Бәйембет Майлин, язучы һәм журналист җиенгали Теләпбиргәнев, кырым татарлары Гомәр Ипчи, Абдулла Лятиф-задә, Мемет-Кузәт; кыргыз язучысы, тарихчы Османлы Садыйков; адыгейләр: шагыйрь әхмәт Хатков, язучы Тембот Керишев һ.б. «Галия»дә ныклы белем алып киләчәктә танылган галимнәр булып җитешкән шәхесләрдән: филология профессорлары Гыйбадулла Алпаров, Нигъмәт Хәким, Галимҗан Нигъмәти, тарих профессоры Бикбулат Салиев, татар теле галиме Вәли Хангильдин, икътисад белгече һади Кәримов, башкорт теле белгече әхтәм Мансуров, кыргыз теле галиме Ишангали Арабаев, үзбәк әдәбияты белгече, әдип Мөэминҗан Мөхәммәтҗанов һәм башкаларны санарга мөмкин.
Дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре: Казахстан мәгариф комиссары Ногман Манаев, Башкортстанның эчке эшләр комиссары Исмәгыйль Солтанов, халык мәгарифе комиссарлары Шәһид әхмәдиев, Гали Ходаяров, Кәрим Иделгуҗин, Гаребстанда илче вазифасын үтәгән Кәрим Хәкимов, Төркиядә илебезнең Измир шәһәрендәге консулы Хаммат Гомәрев, 1923 елда Төркиядә Рәсәй илчелеге сәркәтибе Фәйзи Вәлиев ...
Мәдрәсәдә белем алган атаклы кешеләр арасында композитор Солтан Габәши һәм музыка белгече Гата Исхакыйлар да булган.
Безнең киләсе язмаларыбызда сез «Мөхәммәдия», Иж-Буби һәм «Хәсәния» мәдрәсәләре хакында укырсыз.
Альберт Тәхәвиев
|  |