Мубай кем өчен җырлый? 25 октябрь, “Маяковский. Желтая кофта” - Мубайның беренче концерты
 14.10.2008
Mubai һәм аның «Aksubai fusion band» төркеменең беренче концерты татар альтернатив музыкасы кичәләре тезмәсен ачып җибәрә.
Берәүләр аны татар җырын бозуда гаепли, ә яшьләр тавышына һәм башкару стиленә соклана. Тамашачы Мубайны “Татар җыры”, “Җиде йолдыз” фестивальләрендәге чыгышы буенча белә. Шулай да бу җырчының иң кайнар җанатарлары – яшьләр, аларның да шәһәрләшкән, урыслашып барганнары. Үз иҗаты белән Мубай урыс тыңлаучысын да татар җыры белән кызыксындыра алды. Аның татар халык көйләрен, үз җырларын җанлы инструментлар белән башкаруын төрле жанрларга кертеп карадылар: джаз, блюз, кантри-фолк, хәтта рок-музыка. Тик Мубай үз стилен шул жанрларның кушылмасы, ягъни “фьюжн” дип атау яклы. Афишаларына “татар шәһәр соулы” дип куелган. Ничек яңгырый икән татарча соул? Моны ишетергә һәм аңларга теләүчеләр 25 октябрь көнне “Маяковский. Желтая кофта” клуб-ресторанына киләчәк.
«Aksubai fusion band»
Ильдар Мөбәрәкшин (Mubai) – вокал, акустик гитара
Дмитрий Герасимов - кларнет
Линар Ризатдинов – бас-гитара
Адель Ризаев – перкуссия
Концерт 20.00 дә башлана.
Адресы: Казан, Маяковский урамы, 24а.
Журналистлар өчен аккредитация: 8-917-8903513 Алия Сабирова
яки e-mail аша: utrau@yandex.ru
|  |