НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале

27.09.2014

2014 елның 10-14 октябрь көннәрендә Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәгеБөтенрусия шахмат фестивале уздыралачак.
Фестивальнең продюссеры һәм идеяавторы Динар Байтемиров шулай дип әйтә: «Гатчина шәһәре безнең тарафтан юктан гына сайланмады. Нәкъ менә шушы шәһәрдә Русиядәге шахмат мәктәбе башлангыч алган. Гатчина ? беренче рус гроссмейстеры Михаил Чигоринның туган җире дә әле ул. Бүгенгекөндә Рәсәйдәге иң тәҗрибәле, танылган шахмат клубы да нәкь менә шушы үзенчәлекле шәһәрдэ эшләп килә».
Рәшит Нәҗметдиновисеменсайлауда да үзенеңүзенчәлекләре бар. Улхалыкара шашка һәм шахмат уеннарымастеры, СССРнынтанылган тренеры, биш тапкыр Русия чемпионы, өчтапкыр СССР чемпионы. Шахмат буенчаберенчеһәм бердәнбер дәреслекнең авторы да Нәҗметдинов!
«Бу ярышлар татар шахматистның исемен таныту өчен һәм шахматның юкка чыкмавы өчен үткәрелә. Нәҗметдинов исеме бөтен Гатчина шәһәренең шахмат өләкәләрендә бик танылган, әммә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә бу татар шахматистын әле белеп үк бетермиләр. Бүгенге көндә иң мөһим максатларнын берсе булып Нәҗметдиновның исемен шушы зур шәһәрләрдә дә таныту тора», - дип үз фикерен белдерде Динар.
Бу турнирлар шахмат спортын алга җибәрүдә зур этәргеч, шахматистларның спорт осталыкларын үстерүгә, шулай үк Рәсәй субъектларының милләтара һәм иҗади бәйләнешләрнең ныгуына, туган телебезгә кызыксынуны арттыру һәм таратуга,татар халкынын мәдәниятенеңүсешенә зур уңай йогынты ясар дип өметләнә оештыручылар.
Киләчәктә «Гатчина ? Казан», «Ленинград өлкәсе ? Татарстан» матчларын, Гатчинада «Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мемориал»ны ел да үткәрергә планлаштыралар.
Фестиваль дүрт көн дәвамындабарачак. Фестивальнеңачылыш кичәсе 10 октябрьдәГатчинанын «дебют» шахмат клубындабилгеләнелеп үтәчәк. Җиңүчеләракчалатапризлар белән бүләкләнеләчәк.
Фестивальдәкатнашуөченгаризаларны Гатчина муниципальрайонының шахмат рәисе Каралкин Максим Викторовичнын электрон адресынаҗибәрергә кирәк: karmax@yandex.ru

 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1309     Прочитано: 3185 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
24.10.2015
Топ ? 10 исторически значимых мечетей мира
29.03.2015
Бүләк өләшәләр. Кем ала?..
06.03.2015
Чәчәкләргә төрелсен
17.01.2015
Главный татарский театр едет в Москву!
03.01.2015
Имамга он-лайн сорау бир!
12.12.2014
Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән
26.11.2014
Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!
09.11.2014
Самые красивые татарки